Штаттан тыш хәлләр вакытында автобус йөртүчеләрнең гамәлләре

Пассажирларны транспортта йөрткән очракта барлыкка килуче штаттан тыш хәлләр классификациясе:

1) Беренче куркынычлык категориясе:

автобусның техник ватылуы буенча тукталыш;

 автобусның метео шартлар буенча тукталышы;

 юл шартлары буенча автобусның тукталышы;

 билгеләнгән маршрут буенча хәрәкәт итүдән тайпылу;

 тизлек режимын системалы төстә яки озак бозу;

 

2) икенче куркынычлык категориясе:

 башка зыян күрүчеләрсез теркәлгән юл-транспорт һәлакәте;

 

3) өченче куркынычлык категориясе: 

зыян күрүчеләр теркәлгән юл-транспорт һәлакәте; 

 автобусның януы;

 

4) дуртенче куркынычлык категориясе: 

хокукка каршы гамәлләр ( террорчылык акты, һөҗүм иту).

 

Абонент терминалы белән җиһазландырылган һәм Системага тоташкан автобусның шоферы;

1) штаттан тыш теләсә нинди куркынычлык категориясе барлыкка килгәндә:

 шөбһә төймәсенә (диспетчерны чакыру төймәсенә) баса һәм диспетчерлар узәгеннән транспорт чарасы кабинасына диспетчер шалтыратканын көтә;

диспетчерлар узәге хезмәткәренә куркынычлык барлыкка килу турында хәбәр итә, аның вакыты һәм урыны, сбәбе, зыян күрүчеләр саны, пассажирларның имгәнү дәрәҗәсе, автобусның хәле, һава торышы, юл шартлары турында мәгълүмат бирә;

2) 2-4 куркынычлыклары категориясе барлыкка килгәндә, шөбһә төймәсенә басудан тыш, шалтыратуны «112» номерына да гамәлгә ашыра һәм куркынычлык турында хәбәр бирә, аның вакыты һәм урыны, сбәбе, зыян күрүчеләр саны, пассажирларның имгәнү дәрәҗәсе, автобусның хәле, һава торышы, юл шартлары турында мәгълүмат бирә;

3) беренче куркынычлык категориясенә караган штаттан тыш хәлләр туганда һәм диспетчерлар үзәгенә шалтырату мөмкин булмаса, диспетчерлар үзәгенен "кайнар линия" номерына яки пассажирлар ташучы автобусның диспетчерлар үзәгенә шалтыратып, тукталышның сәбәбе, урыны, пассажирлар саны, метео һәм юл шартлары турында хәбәр бирә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 13 феврале, 16:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International